Татарстанда җылыту сезонына әзерлек башланды

2021 елның 11 июне, җомга

Кышкы җылыту сезонына ерак булса да, җаваплы хезмәтләр бүгеннән үк бу турыда кайгырта башладылар.

Татарстан муниципаль берәмлекләре өчен әзерлек паспорты алу җылыту сезонына әзерлек күрсәткече булып тора.

Кышкы җылыту сезонына әзерлек эшләре 15 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш. Шул исәптән, күпфатирлы йортларны кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзерлек эшләре дә.

Шулай ук җаваплы затларга газ, электр энергиясе буенча бурычларны киметү буенча ашыгыч чаралар күрергә йөкләмә бирелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев уздырган утырыш та җылыту сезонына багышланды.

- 2021-2022 елларның җылыту сезонына күләмле әзерлек эшләрен үтәү таләп ителә: Минзәлә районының 118 котельныен (шуларның 48е - Минзәлә шәһәрендә), 5,2 км җылылык челтәрләрен әзерләү бурычы куелган.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-tatarstane-nachalas-podgotovka-k-otopitelnomu-sezonu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International