Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, минзәләлеләр, кадерле районыбыз кунаклары!
Сезне милли бәйрәмебез-Сабантуй белән котлыйм!
Безнең барыбыз өчен дә бу иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Ул хезмәт, тынычлык, яхшылык идеалларын туплый һәм туган телгә, тарихка, мәдәнияткә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли. Сабантуй мәйданы яхшы дуслар очрашу урыны булып тора, үзенә бәйрәм атмосферасы, спорт көрәше һәм халык уеннары рухы өсти. Игенчеләр бәйрәмендә без киләчәк уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез.
Безнең механизаторлар язгы кыр эшләрен кыска вакытта башкарып чыктылар. 51 000 гектардан артык чәчүлек чәчелде. Бүген чәчүлекләрне карау, терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Алда әле эшләр күп.
Барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, ветераннарыбызга, эшмәкәрләргә, оешмаларга, авыл җирлекләренә һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм һәм барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклылык, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим!
Бәйрәм белән сезне!
Минзәлә
муниципаль район башлыгы А. Ф. Сәлахов