Әлфия Когогина: Дәүләт Думасы кануннарны бозган һәм исерек килеш руль артына утырган рецидивистлардан халыкны яклаучы канун кабул итте

2021 елның 11 июне, җомга

Дәүләт Думасы искерек хәлдә транспорт йөртүчеләргә җаваплылыкны арттыручы канунны өченче, соңгы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәТ, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләмә бирде:

«Исерек хәлдә машина йөртү - авыр җинаять, аның өчен җәза да тиешенчә булырга тиеш. Җәзаны үтәгәннән соң кабат руль артына утырган юл-транспорт һәлакәтендә гаепле затлар, катгый рәвештә җаваплылыкка тартылырга тиеш".

Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы боерыгы нигезендә, 2024 елга һәлак булучылар санын 100 мең халыкка 4 кешегә кадәр киметү зрарурлыгы каралган.

Бүген бу сан 100 мең халыкка 10 кешегә якын тәшкил итә.

Төзәтмәләр нигезендә "административ җәзага тартылган яки хөкем ителгәнлеге булган затның исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе" өчен 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү аша катгыйландыру тәкъдим ителә.

Гамәлдәге законнар нигезендә исерек хәлдә кабаттан транспорт белән идарә иткән өчен 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза каралган.

Шулай ук штраф күләмен арттыру да каралган (200-300 мең сум урынына 300-500 мең сум).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International