Минзәлә районында 1121 эшләмәүче авыл кешесе пенсиягә өстәмә ала

2021 елның 11 июне, җомга

Акчалата үлчәүдә пенсиягә "авыл" өстәмәсе 1 511,12 сум тәшкил итә. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булу, кимендә 30 ел авыл хуҗалыгында эш стажы булу, авылда яшәү һәм эшләмәү зарур.

Акчалата исәпләгәндә  пенсиягә "авыл" өстәмәсе 1 511,12 сум, ягъни билгеләнгән түләүнең 25 проценты, 2021 елның 1 гыйнваарыннан ул 6 044,48 сумга җитте.

Шуңа да игътибар итү кирәк, әгәр пенсионерга 80 яшь тулган яки ул 1 төркем инвалид икән, билгеләнгән түләү күләме ике тапкыр арта 12 088,96 сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта өстәмә канунда билгеләнгәнчә, билгеләнгән түләүдән чыгып исәпләнә, һәм 1 511,12 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International