Әлфия Когогина: Дәүләт Думасы үзмәшгульләр өчен "ипотека каникуллары" турында закон кабул итте

2021 елның 11 июне, җомга

Дәүләт Думасы заем алучыларга "ипотека каникуллары"н бирүдә тигез шартлар тәэмин итүгә юнәлтелгән канунны соңгы укылышта кабул итте. Алар исәбенә махсус салым режимын кулланып эшмәкәрлек һәм башка эшчәнлектән керем алучы үзмәшгульләр керә.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләмә бирде:

«Ел ярым элек финанс торышы начарайган очракта гражданнарга ярты елга "ипотека каникуллары" алу хокукы бирүче закон көченә керде. Шул ук вакытта үзмәшгуль буларак үзләренә шундый уңайлы салым режимы сайлаучылар арта бара.

Әмма авыр тормыш хәлендә калган очракта алар ипотека кредитын түләүне киметә яки арттыра алмый, чөнки аларның 2-НДФЛ белешмәсен тапшыру мөмкинлеге юк. Бу гаделсезлек!"

Канун заем алучының уртача айлык керемен киметүне раслаучы документлар исемлеген аныклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International