РПФның Минзәлә районында Клиентлар хезмәте телефонына гражданнардан үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип атап, үз хезмәтләрен тәкъдим итүче билгесез затлардан шалтыратулар керүен дәвам итә.
Әгәр күптән түгел "озын стаж өчен пенсияне кабаттан исәпләү", "сугыш чоры балаларына түләү" кебек сүзләр популяр булса, бүген исә - пенсия билгеләү һәм ана капиталы мәсьәләләрендә "ярдәм" сүзе.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә, РФ Пенсия фонды күрсәтә торган барлык хезмәтләр бөтенләй ТҮЛӘҮСЕЗ.
Бу пенсия билгеләү һәм кабаттан исәпләү, ана капиталы белән идарә итү, СНИЛС таныклыгын бирү һәм алмаштыру, шәхси лицевой счет торышы турында белешмә һ.б.лар.