Ана капиталы акчаларын сарыф итү турындагы гаризаны юк итәргә була

2021 елның 11 июне, җомга

Мин кредит учреждениесендәге бурычны түләүгә ана капиталы акчалары белән идарә итү турында гариза яздым, әмма улымны укытырга акча кирәк булды. Мин гаризамны кире ала алып, уку өчен түләүгә яңасын яза аламмы?

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева аңлата:

РФ Пенсия фондының территориаль органы кабул иткән гариза гариза тапшыручының теләге буенча моңа кадәр тапшырылган гаризаны юк итү турында гаризаны шәхсән яки вәкил аша бирә ала.

Шул рәвешле, әгәр ана (гаилә) капиталы акчалары кредит оешмасына күчерелмәгән булса, сез гаризаны юк итү турында гариза тапшыра аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International