Дәвек авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Шәйхетдинова Гөлсинә Нури кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Гөлсинә Нури кызы 1931 елның 11 июнендә Татар АССРның Минзәлә районы Дәвек авылында дөньяга килә. Ун яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыш беткәннән соң авыл мәдәният йортына җыештыручы булып урнаша, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Гөлсинә Нури кызының күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре бар, "1941-1945 елларда БВС фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән өч бала үстергәннәр.
Хөрмәтле Гөлсинә Нуриевна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер. күтәренке кәеф, якыннарыгыз ихтирамын тоеп яшәвегезне телим.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район башлыгы
А.Ф. Сәлахов.