8-15 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда югары янгын куркынычы саклана (4 класс), ерак көнчыгыш районнарда янгын куркынычы тагын да югары (5 класс).
10 июньдә кичен, 11 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен булуы көтелә, көчәючән җил - 15-18 м/с, көндез урыны белән боз яварга мөмкин.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез диярлек. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 4-9 м/с, урыны белән кискен - 13 м/с. Минималь һава температурасы төнлә +12..+14˚. Көндез максималь һава температурасы +23..+25˚.