«Минзәлә районы мәшгульлек үзәге» ДКУ мәгълүмат бирә: "Демография" илкүләм проектының "Мәшгульлеккә ярдәм" федераль проекты кысаларында түбәндәгеләр укый ала: 50 яшьлек һәм алардан өлкән затлар; пенсия яше алдында торучы затлар; 3 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча ялда булучы хатын-кызлар; хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булганнар; эш эзләүче һәм мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать итүчеләр.