Минзәләдә мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау турында семинар узды

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Хәбәрнамәләрне үзвакытында тапшырмау хезмәткә мөнәсәбәтле тикшерүләр сәбәбе була.

Минзәлә районында "Ведомство карамагындагы учреждениеләрдә мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу буенча чаралар" темасына семинар узды. Аны район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев һәм район Советы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Аида Биктимерова алып барды.

- Вазыйфаи затның һәм аның белән бәйле затларның  шәхси кызыксынучанлыгы әлеге затның вазыйфаи бурычларын тиешенчә, объектив һәм каршылыкларсыз үтәвенә тәэсир итә яки тәэсир итү мөмкин булган вазгыять коррупция күренеше буларак, мәнфәгатьләр каршылыгы дип аңлашыла, дип искәртте Марк Токарев һәм "шәхси кызыксынучанлык" һәм "үзенә файда алу өчен кызыксынучанлык" төшенчәләрен җентекләп аңлатты.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/dlya-podvedomstvennykh-uchrezhdeniy-menzelinskogo-rayona-proveli-seminar-o-predotvrashchenii-konflikta-interesov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International