"Имәнле" чишмәсе 2016 елда реконструкцияләнгән.
Минзәлә районы Советы депутаты Иркәнәш авыл җирлегеннән Рәис Кашапов "Имәнле" чишмәсе территориясен төзекләндерү буенча өмә оештырды. Бу хакта Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов хәбәр итте.
- Депутатыбыз Рәис Кашапов, җирлек ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин, авыл мәдәният йорты сәнгатьчесе Вәсилә Музипова, Иркәнәш авылында битараф булмаган Фирдәвес Хикмәтуллин, Альберт Һадиев, Фаяз Шәймәрдәнов, Азат Шәкүров көче белән чишмәне чистарту буенча зур эш башкарылды. Хәзер чишмә матур һәм чиста, - дип сөйләде ул.
Бу чишмә 2016 елда узган гасырның 70нче елларында юкка чыккан имәнле авылының варислары тарафыннан реконструкцияләнгән. Исегезгә төшерәбез, Күптән түгел Иркәнәш авылының "Ташлык" чишмәсе территориясен чистарту буенча өмә үткәрелде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/deputat-soveta-menzelinskogo-rayona-organizoval-subbotnik-po-blagoustroystvu-territorii-rodnika