10 июньгә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга көндәлек оператив фараз

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

8-15 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда югары янгын куркынычы көтелә (4 класс). ерак көнчыгыш районнардагы урманнарда янгын куркынычы аеруча югары (5 класс).

Татарстан Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:

Югары Кайбыч метеостанциясе мәгълүматләре буенча, 6-8 июньдә Чулпанда куркыныч агрометеокүренеше - "коры җил" күзәтелгән - максималь һава температурасы 26..29˚, һаваның минималь дымлылыгы 23-30%, җилнең максималь тизлеге - 8-11 м/с. Бүгенге көнгә республикада уҗымнар "чәчәк ату" фазасында.

9 июнь кичендә, 10 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен булуы көтелә, көчәючән җил - 15-18 м/с.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 5-10 м/с, урыны белән кискен - 13 м/с, яшен вакытында кыска вакытка көчәючән җил - 15-18 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +13..+15˚. Көндез максималь һава  температурасы +24..+26˚. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International