Дәүләт Думасы "Йогышлы авыруларга иммунопрофилактика турында" законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын беренче укылышта яклады.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләмә бирде: "Коронавирустан мәҗбүри вакцинация булмаячак - Дәүләт Думасы утырышында нәкъ шундый карар кабул ителде. Закон проектын икенче укылышта эшләп бетергәндә аерым төзәтмә - вакцинациянең мәҗбүри булмавы турында аерым төзәтмә кертеләчәк".