Социаль хезмәткәр көне уңаеннан район Мәдәният сараенда "Игелек һөнәре" баш астында тантаналы чара узды.
Социаль хезмәткәр һөнәре - җәмгыятебездә иң гуманлы һәм таләп ителә торганнардан. Бу өлкәдә үз энергияләрен, түземлекләрен, рухи көчләрен бирүче, зур җаваплылык хисенә ия булганнар хезмәт куя.
Социаль сфера хезмәткәрләрен бәйрәм белән район башлыгы Айдар Сәлахов исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тәбрикләде.
-Сезнең һөнәр ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игелек кылуга, алар турында кайгыртуга юнәлгән. Сезнең фидакарь хезмәтегез эшкә намус белән карауны, зур җаваплылык һәм игелеклелек таләп итә. Район халкына социаль хезмәт күрсәтүчеләргә бетмәс яшәү көче, сәламәтлек, шатлык, бәхет телим, - диде.
Безнең районда бу өлкәдә 155 кеше хезмәт куя.