Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре, социаль яклау хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез - Социаль яклау хезмәткәре көне белән эчкерсез теләкләрне кабул итеп алыгыз!
Сезнең һөнәри бәйрәмегез кешеләргә игелек һәм яхшылык кертү өчен булдырылган. Сез барлык көчегезне бирә торган хезмәт эшкә карата намуслы мөнәсәбәт, күңел байлыгы, зур түземлек һәм кеше өчен борчыла белүне таләп итә.
Нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз һәм ярдәмегез кешеләргә киләсе көнгә ышаныч уята, аларны ялгызлыктан коткара, авыр тормыш хәленнән чыгарга ярдәм итә.
Безнең районда өлкәннәр, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләр иминлеге өчен 155 кеше хезмәт куя, социаль яклау бүлеге, компенсация түләүләре бүлекчәсе һәм 4 социаль учреждение эшли.
Районыбызда яшәүче күп кенә халыкка кирәкле булган социаль хезмәткә үзләрен багышлаучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Барыбызга да бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм, нык сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы, үз хезмәтеннән канәгатьләнү алуларын һәм шәхси яктан бәхетле булуларын телим.