Минзәләдә район башлыгы призына ярышлар узды.

2021 елның 5 июне, шимбә

Ярышларда республиканың төрле шәһәрләреннән 400 дән артык спортчы катнашты.


"Юбилейный" спорт мәктәбендә ТР Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф. Сәлахов призына йөзү буенча ачык республика ярышлары узды.

Район данын йөзү буенча тренерлар Сафиуллин А.Г., Каюмова Н.Ф., Титова А. А. якладылар. Шулай итеп, Ирина Красильникова, Ярослав Соколовский, Зөләйха Нәбиева үз яшь категорияләрендә беренче булдылар.

Ирина Красильникова, Аделина Гатиятова, Александр Ильин, Анатолий Мордвиновтан торган Команда ирекле стильдә 4х50 метрлы катнаш эстафетада беренче булды.

Ярышларда республикабызның төрле шәһәрләреннән 400дән артык спортчы катнашты: Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, Лениногорск, Яшел Үзән, Алабуга, Җәлил бистәсе.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sostoyalis-sorevnovaniya-na-prizy-glavy-rayona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International