Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне 12 июньдә Урман чишмәсендә узачак милли бәйрәм - Сабан туена чакырабыз. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.
Программада:
Сабан туеның тантаналы ачылышы- 10.00
- алдынгылар колоннасы уза;
- С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрының, мәдәният бүлегенең, белем бирү оешмаларының театральләштерелгән чыгышы;
- Минзәлә муниципаль район башлыгы А.Ф.Сәлаховның котлавы;
- ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе А.Х.Хәмәев котлавы;
- район алдынгыларын зурлау.
Милли көрәш - 11.00
- баш тренер Р.Р.Бәдриев җитәкчелегендә көрәшчеләрнең күрсәтмә чыгышлары;
- балалар арасында сайлап алу милли көрәшен уздыру;
- ир-атлар арасында сайлап алу милли көрәшен уздыру;
- ир-атлар һәм балалар арасында милли көрәш финалы;
- җиңүчеләрне котлау
Спорт уеннары -11.30-13.00
Су аттракционнары - 12.00-13.00
Чакырылган артистларның концерт программасы - 11.20-15.00
Үзешчән сәнгатьтә катнаучылар концерты (кече сәхнә) - 11.20-15.00
Бәйрәм сәүдәсе - 9.00-15.00
Бәйрәмгә рәхим итегез!