1-4 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы (4 класс) саклана, ерак көнчыгыш районнарда янгын куркынычы тагын да югары (5 класс).
4 июньдә Татарстан Републикасы территориясендә һәм Казанда төнлә төньяк-көнчыгыштан көчле җил - 15-17 м/с, көндез -17-22 м/с.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез диярлек. Җил төньяк-көнчыгыштан: төнлә - 6-11 м/с, кискен - 17 м/с, иртән һәм көндез 9-14 м/с, урыны белән кискен - 17-22 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +9..+11˚, көндез максималь һава температурасы +20..+22˚.