Минзәлә гимназиясе базасында "Ак калфак" Бөтендөнья иҗтимагый оешмасының район вәкиллеге белән очрашу узды.
"Ак калфак" оешмасының район вәкиллеге җитәкчесе, Минзәлә гимназиясе директоры Гөлназ Хәлиуллина билгеләп үткәнчә, очрашуның төп максаты - районда яшәүче хатын-кызларны берләштерү, аларның җәмгыятьтәге ролен күтәрү, гаиләдә тәрбия эшен көчәйтү.
Очрашу башында кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, аның кысаларында гимназия укытучылары, социаль педагог Гүзәл Елхова, технология укытучысы Римма Хәбирова, Тауасты Байлар авылыннан Мөслимә Гайниева, Аюдан Гөлнара Әхмәтшина, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Илсинә Миңнемуллина, шулай ук мөселман киемнәре кибете кул эшләнмәләрен күрсәтте. Марат Бәдриев һәм Рузил Миңнеханов баянда матур көйләр уйнап, бәйрәм рухы өстәде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proshlo-sobranie-ak-kalfak