Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта йортларны түләүсез газлаштыруны күздә тотучы Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турындагы законга үзгәрешләр кертте. Газ йорт биләмәсе участогы чикләренә кадәр гражданнарның акчаларын җәлеп итми уздырылачак.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләде: "Федераль җыенга Юллама барышында Россия Президенты Владимир Путин барлык торак пунктларны газ җелән түләүсез тәэмин итүне йөкләде. "Бердәм Россия"гә төзәтмәләр куелган бурычны хәл итүгә юнәлтелгән: газ үткәрелергә тиеш, халык өчен түләүсез. Кайчак йорт газ торбасыннан йөзләгән метр ераклыкта була, аны уздырган өчен түләүне һәр гаилә булдыра алмый. Без кабул иткән канун халык өчен эшләнде".
«Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе бүгенге көндә 99,5 процент тәшкил итүгә дә карамастан, төзелеш темплары арту, җирлекләр чикләре киңәю, яңа микрорайоннар барлыкка килү бәрабәренә газга ихтыяҗ арта бара", - дип өстәде парламентарий.