Әлфия Когогина: Кабул ителгән закон проекты Россиядә парник газларының бүленеп чыгу күләмен киметүгә законлы нигез бирә

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта парник газларының бүленеп чыгуын чикләү турында канун кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләде: "Дәүләт Думасы кабул иткән закон - чыннан да планетабызны сәламәтләндерү, парник газлары бүленеп чыгу күләмен киметүдә хәлиткеч документ. Россия акрынлап халыкара климатик йөкләмәләр үти һәм климатик повестка башында тора. Без парник газлары бүленеп чыгуны киметүдә башка илләрдән алда барабыз".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International