РПФ пенсияләр алу өчен "Мир" картасына күчү зарурлыгын искәртте

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 июленнән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр бары тик "Мир" илкүләм түләү системасы карталарына гына күчереләчәк.

"Пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне "Мир" илкүләм түләү системасына мәҗбүри күчерү Россия Банкы тарафыннан 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылган иде. Моңа кадәр срок ике тапкыр озайтылган иде. соңгы тапкыр - 2021 елның 1 гыйнварына кадәр", - дип искәртә Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында).

Шул рәвешле, әгәр пенсияләр башка түләү системалары карталарына (MasterCard, Visa) килгән булса, "Мир" картасын алу зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International