Әлфия Когогина: Тәкъдим ителгән закон проекты илебезнең мәгълүмати иминлеге һәм санлы суверенитетын яклауг юнәлтелгән

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Чит илләрнең эре IT-компанияләрен Россия Федерациясендәге вәкиллекләрдә (филиалларда) булдыруны йөкләүче закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.

Филиаллар Россия кануннарын бозган өчен җавап бирәчәк, дәүләт структуралары белән бәйләнештә торачак, шулай ук РФда Россия кануннарын бозучы мәгълүмат таратуны чикләячәк.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новелланы шәрехләде:

«Санлы куркынычсызлыкны канун буенча тәэмин итү өчен тыелган контент белән көрәш буенча даими эш алып барыла. Без беренче укылышта кабул иткән закон проекты Россиядә күпләп эшләүче чит ил интернет-сервислары эшен тәртипкә салырга, халыкны безнең кануннары үтәмәүче  IT-компанияләрнең мөмкин булган деструктив тәэсиреннән саклауны тәэмин итәргә алынган».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International