3 июньгә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга көндәлек оператив фараз

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

1-7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында урманнарда югары янгын куркынычы саклана (4 класс), ерак көнчыгыш районнарда янгын чыгу куркынычы тагын да югары (5 класс).

3 июньдә иртән, көндез Татарстан Республикасы территориясендә төньяк-көнчыгыштан көчле җил булуы көтелә - 15-20 м/с (Казанда - 18 м/с).

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез диярлек. Җил төньяк-көнчыгыштан төнлә 6-11 м/с, урыны белән кискен - 14 м/с;иртән һәм көндез - 8-13 м/с, кискен - 15-18 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +8..+10˚, түбән урыннарда +6..+8˚.Көндез максималь һава температурасы +19..+21˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International