8 июньдә Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Аппаратында (Казан шәһәре, К.Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры гражданнарны бергә кабул итә.
Шулай ук республика муниципаль районнары халкының Сәрия Сабурскаяга һәм Илдус Нәфыйковка үз сорауларын республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчеләренең кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасы аша бирә алалар.
Алдан язылу зарур, телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе)