Пенсия китерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре аша бирергә була.
Беренче адым: "шәхси кабинет"ка керәбез һәм "Пенсия китерү турында гариза бирергә" сылтамасына басабыз. Иминиятләнгән затның шәхси кабинетына керү Идентификация һәм аутентификация бердәм системасында һәм дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлү узган барлык кулланучыларга мөмкин.
Икенче адым: исемлектән РПФның территориаль органын кулдан сайлыйбыз. Бу юл тутыру өчен мәҗбүри, чөнки гариза автомат рәвештә күрсәтелгән территориаль органга керә.
Өченче адым: "Гариза бирүченең мәгълүматләре" кушымтасын тутырабыз. Ф.И.А.И., җенесе, яшәү урыны һәм иле, гражданлык. паспорт мәгълүматләре, телефон һәм электрон почта. Соңгы ике пункт РПФ хезмәткәрләренә элемтәгә керергә ярдәм итәчәк.
Дүртенче адым: «Пенсия һәм башка социаль түләүләр китерү" кушымтасында пенсия китерү урыны һәм пенсия алу урынын сайлыйбыз.
Мәгълүматләрне раслыйбыз һәм "Гариза тутырыга" төймәсенә басабыз. Электрон гариза җибәргәннән соң "Мөрәҗәгатьләр тарихы" бүлегендә аны карауның барлык хәрәкәтен һәм статусын күзәтеп барырга була.
