2016 елдан эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен һәм аңа уздырылган индексацияләрсез билгеләнгән түләү алалар. Пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктаткан очракта, ул эшләгән чорда булган барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсияне тулы күләмдә ала башлый, дип хәбәр итә Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында).
Эштән киткәннән соң индексация мәсьәләсе буенча РПФына мөрәҗәгать итү кирәкми, чөнки пенсияне арттыру автомат рәвештә булачак.