Минзәләдә Балаларны яклау көне узды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Муса Җәлил исемендәге шәһәр паркында Балаларны яклау көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бу бәйрәмнең төп геройлары - балалар. Алар алып баручы ролендә дә, чыгыш ясаучы ролендә дә, уеннарда, конкурсларда катнашучылар да булдылар. Сәхнәдә җыр-бию туктап тормады, паркның төрле почмакларында шәһәрнең төрле оешма-учреждениеләре төрле конкурс һәм ярышлар уздырдылар.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев район башлыгы исеменнән балаларга котлаулар тапшырды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proshel-den-zashchity-detey

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International