Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Абдуллина Лидия Степановна 96 яшьлек туган көнен бәйрәм итә.

2026 елның 12 июне, җомга

Лидия Степановна 1930 елның 12 июнендә Минзәлә районы Югары Юшады авылында туа. 7 сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә шәһәрендәге педагогика училищесына укырга керә. Сугыш тәмамлангач, Алабуга шәһәренә күчеп китә һәм туку фабрикасында эшли. 1949 елда Кемерово шәһәренә күчеп китә, кияүгә чыга, һәм анда медицина лабораториясендә эшли. 1969 елда Лидия гаиләсе белән кече ватанына, Югары Юшады авылына, кайта. Пенсиягә чаклы фермада бригадир булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, Минзәлә шәһәренә күчеп килә һәм тагын 7 ел балалар бакчасында ишегалдын җыештыручы булып эшли.

Лидия Степановнаның күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, ул «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Ире белән бергә 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Әбинең 5 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Көн саен әбинең янына балалары һәм оныклары килеп йөри.

Хөрмәтле Лидия Степановна!
Туган көнегез белән ихлас теләкләребезне кабул итегез!
Без Сезнең буын — батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз, Сез Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән буын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
 Айдар Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International