Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген Югары Тәкермән авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Юмаев Габдулла Шәриф улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Габдулла Шәрип улы Татар АССР Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туган. Авыр сугыш елларында өлкәннәр белән бергә тылда эшләгән. Сугыштан соң туган колхозына эшкә урнашкан, лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә хезмәт куйган.

Юбилярның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре бар. Тормыш иптәше белән өч бала үстергәннәр, хәзер аның өч оныгы, дүрт оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Габдулла Шәрип улы!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны, изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф. якыннарыгыз ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район башлыгы
А.Ф. Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International