1-7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында урманнарда урыны белән югары янгын куркынычы (4 класс) саклана, ерак көнчыгыш районнардагы урманнарда янгын куркынычы тагын да югары (5 класс).
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез диярлек. Җил төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән кискен - 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +6..+8˚. Көндез максималь һава температурасы +17..+19˚.