Минзәлә районының тугызынчы сыйныф укучылары математикадан гомуми дәүләт имтиханы тапшыра

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Бу алар өчен икенче сынау. Рус теленнән беренче имтиханны алар 24 майда тапшырды. 

Бүген Минзәлә районының 267 тугызынчы сыйныф укучысы математикадан гомуми дәүләт имтиханы тапшыра.

Унберенчеләр өчен кызу чор июньдә башлана. 3 июньдә алар рус теленнән белемнәрен тикшерсә, 7 июньдә - математика (профильле дәрәҗәдә).

Ә чыгарылыш укучылары үзләре сайлаган фәннәр буенча имтиханнар 11 июньдә башлана.

11 июнь – тарих, физика;

15 июнь – җәмгыять белеме;

18 июнь – биология, чит телләр (язмача);

21 июнь – чит телләр (телдән);

24 июнь – информатика һәм ИКТ.

http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/devyatiklassniki-menzelinskogo-rayona-sdayut-oge-po-matematike

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International