Дәүләт Думасы корал әйләнешенә дәүләт контролен ныгыту турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләмә бирде:
«Әлеге закон проекты корал әйләнешен катгыйландыру, корал хуҗаларының хокукларга каршы гамәлләреннән кешеләрнең иминлеге өчен дәүләт контролен көчәйтү максатларында эзлекле эш нәтиҗәсе булып тора".
Закон проекты "Корал турында" федераль законга яңа төшенчә - "Корал биләүгә медицина каршылыклары" кертелүен күздә тота, аларның исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.
Медицина тикшерүе (өстәвенә бары тик дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә) узмаган затларга корал сатып алу, саклау, үзе белән йөртү һәм аны куллануга тыю кертелә.
Ул химик-токсикологик тикшеренүләрне, шулай ук психологик тест узуны үз эченә ала.
Тикшерүне уңышлы узган очракта, квалификацияле имза куелган электрон нәтиҗә формалаштырыла, ул Сәламәтлек саклау министрлыгында урнаштырыла, һәм Росгвардия бу электрон реестрга керү мөмкинлеге ала.