Агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча, Татарстан Росреестры ипотека буенча 39 меңгә якын килешү теркәгән. Узган елда андый килешүләр 37 меңнән артыграк булган.
Бу елның сизелерлек тенденциясе - татарстанлылар ипотекага фатир һәм йорт кына түгел, җир кишәрлекләре һәм машина урыннары да ала. Әйтик, узган ел белән чагыштырганда быел ипотекага җир кишәрлекләре алугы ихтыяҗ 45% ка үскән(7300 - 11 мең), машина кую урыннары – 3,5 тапкырга (165 тән 606).
Татарстан Республикасы матбугат хезмәте
255-25-80 – Галиуллина Галина
www.instagram.com/rosreestr_tatarstana
https://rosreestr.tatarstan.ru