Дәүләт Думасы икенче тапкыр исерек хәлдә автомобиль йөрткән өчен җаваплылыкны арттыру турындагы төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләмә бирде: "Без кешеләрне кабаттан законнарны бозып, исерек хәлдә руль артына утырган рецидивистлардан саклаучы закон проектын хупладык. Җәзаны катгыйландыру карары начар статистика белән бәйле. 2020 елда Россиядә һәр унынчы юл-транспорт һәлакәте исерек автомобиль йөртүче катнашында булган. Моның өчен без штрафларны 500 мең сумга кадәр күтәрдек, ә җинаять җаваплылыгы - өч елга кадәр.