Берничә ел рәттән Минзәлә урманчылыгы һәм район хакимияте тыгыз хезмәттәшлектә шәһәрне яшелләндерү буенча максатчан эш алып бара.
Быел гына өч мәйданчыкта йөзләгән чыршы һәм миләш үсентесе утыртылды. Бүген андый акция Воровский поселогы ягыннан Екатерина күпере янәшәсендәге яр буенда узды.
Агач утыртуда шәһәрнең барлык учредениеләре җитәкчеләре катнашты. Эш башланыр алдыннан район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев район башлыгы Айдар Сәлахов инициативасын хуплавын белдереп, замана кешеләре алдында игелекле бурыч - Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган һәр якташыбыз истәлегенә бер агач утырту турында искәртеп узды.
Бүген 82 чыршы үсентесе утыртылды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/dostatochno-i-sazhentsev-derevev-i-zemli
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)