Ел саен 26 майда Россиядә Россия эшмәкәрлеге көне билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм Россия Президентының 2007 елның 21 октябрендәге боерыгы нигезендә билгеләнде.
Россия эшмәкәрлеге көненең максаты - Россия икътисады үсеше мәсьәләләренә, кече һәм урта бизнес проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Бәйрәм уңаеннан бүген, 26 майда, 17.00 сәгатьтә, Минзәлә елгасы яр буенча (Воровский бистәсе ягыннан) район эшмәкәрләре өчен OpenAir Business Mzs уздырыла.
Бәйрәмгә рәхим итегез!