Унынчы сыйныф укучылары һәм аларның яшьтәшләре - студентлар өчен өйрәнү җыеннары Аю мәктәбендә уза.
Биш көнлек җыенга 39 егет чакырылган. Аларның һәр көне армиядәге кебек планлаштырылган. Уставны өйрәнүдән тыш, стройда йөрүгә, физик әзерлеккә зур игътибар бирелә.
Пневматик винтовкадан атудан тыш, җыенда катнашучылар турникта тартыла, гер күтәрә, волейбол уйный, төрле дистанциягә йөгерә. Сугышчан тактика буенча тренировкалар уза. Постта тору - җыеннар вакытында иң җитди сынауларның берсе. Мәктәп бинасының керү юлында ике сәгатьлек сак физик һәм мораль сыйфатларның җитәрлек күләмдә булуын таләп итә.
Бүген җыеннарның тантаналы ачылышында хәрби комиссариат вәкиле Илшат Каюмов, мәгариф бүлеге башлыгы Леонид Петраев, авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов, кадет мәктәбе директоры Илсур Миңнебаев, Аю мәктәбе директоры Фәнзир Фәррахов, җыенны уздыруда катнашкан башка мәктәп педагоглары катнашты.
Наиль Ганиев, начальник учебных сборов:
http://menzela.ru/news/tema-dnya/uchebnye-sbory-prokhodyat-v-ayuskoy-shkole