Бүген Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә ремонттан соң галотерапия блокларын һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һөнәри орентация өчен - столяр һәм чүлмәк ясау цехларын ачу тантанасы узды.
Әлеге бүлмәләр "Яратучы йөрәкләр" инициатива төркеме тарафыннан "Чикләрсез дөнья" иҗтимагый проекты бәрабәренә яңартылды.
Проектның актив вәкиле - минзәләле Светлана Степанова хәйрия акциясе инициаторларының берсе.
– Тернәкләндерү үзәген ремонтлау проекты раслану белән, хәйриячелеккә күпләр кушылды, хәтта чит илләрдән дә ярдәм иттеләр. Без аларның һәркайсына рәхмәтле, - ди Светлана Степанова.
Чарада катнашкан социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова инициативалы төркемгә рәхмәт белдерде.
Үзәк директоры Елена Сысоева әлеге төркем эшчәнлегенең бәяләп бетергесез булуын ассызыклады:
– Баштарак без әлеге төркем проектына ышанмадык. Әмма алар сүзләрендә торды. Үзләре үк финанс ярдәме күрсәтте, ремонтны үзләре җиң сызганып эшләделәр. Хәзер балалар тоз бүлмәсендә сәламәтлекләрен ныгыта, столяр һәм чүлмәк ясау цехларында төрле сәнгать эшләре белән шөгыльләнә алачак.
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)