Бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров эшлекле сәфәр белән районда булды.
Фаяз Фәнил улы түбәндәге объектларны карады:
- Юртау бистәсендә урнашкан чистарту корылмаларында эш барышы белән;
- Тауасты Байлар авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү буенча эшләр барышы белән;
Шулай ук ул Минзәлә шәһәренең чистарту корылмалары территориясендә булды. Көндәлек эш һәм алга куелагн планнар белән танышты. Фаяз Фәнил улы билгеләп үткәнчә, районда тиешле документлар әзерләү буенча эш үзвакытында бара, эшләрнең үтәлеше дә график нигезендә барыр дип көтелә.


