Әлфия Когогина: Федераль бюджеттан бирелгән акчалар төбәкләр үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Дәүләт Думасы Россия Федерациясе төбәкләренең бурычларын җиңеләйтү өлешендә Президентның Федераль җыенга Юлламасы нигезләмәсен гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирүче Бюджет кодексына үзгәрешләрне беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләмә бирде:  «Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасын гамәлгә ашыру максатларында, Бюджет кодексына инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга бюджет кредитларының яңа төрен кертергә тәкъдим ителә. Моңа 500 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу, әлбәттә, төбәкләрнең хәлен җиңеләйтәчәк".

ТШулай ук хөкүмәт закон проекты белән федераль бюджет проектын Дәүләт Думасына кертүнең чик срогын агымдагы елның 1 октябреннән 15 сентябрьгә күчерергә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, федераль бюджет турында федераль законга үзгәрешләрне Дәүләт Думасы тарафыннан карау срогын 25 көннән 30 көнгә кадәр озайту тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International