Хөрмәтле Минзәлә районы эшмәкәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итеп алыгыз!
Бу көнне без көчләре ташып торган, үз эшен оештыра һәм уңышлы үстерә алган, районыбыз икътисадында үз урынын ныгыткан инициативалы кешеләрне зурлыйбыз.
Безнең районда 400 хуҗалык итүче субъект, 165 кече һәм урта бизнес вәкиле, 487 шәхси эшмәкәр, 760 үзмәшгуль бар.
Районыбыз эшмәкәрләре үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашырып, муниципаль район бюджетына сизелерлек өлеш кертәләр, мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәләр, эш урыннары булдыралар, хәйрия акцияләрендә катнашалар.
Хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Планнарыгызның чынга ашуын, ныклы сәламәтлек, уңышлар, яшәү көче һәм озак елларга җитәкрлек оптимизм телим. Йортларыгызда иминлек һәм җылылык булсын!
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль районы Башлыгы
А.Ф. Сәлахов