9 нчы сыйныф һәм 5 студентлар төркеме өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады.
25 майда Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең актлар залында тантаналы Соңгы кыңгырау бәйрәме узды.
Бу уку елында 18 укучы һәм 85 студент көллият стеналарын калдырып китә.
Яңа белгечләр: башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр, техник-программистлар, физик культура укытучылары һәм үзенчәлекле балаларны тәрбиячеләр.
Чыгарылыш төркемнәре мөгаллимнәре һәм көллият хезмәткәрләре өчен концерт номерлары һәм җылы сүзләр әзерләгәннәр, алар берәүне дә битараф калдырмады.
Алда аларны сынаулар - диплом эшләрен яклау, ә укучыларны гомуми дәүләт имтиханнары көтә.
Уңышлар һәм бик яхшы нәтиҗәләр телибез, чыгарылыш укучылары!
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)