"Россия картасында каһарманнар исемнәре" басмасы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлап, Росреестр һәм Геодезия, картография һәм киңлек мәгълүматләренең инфраструктура үзәге берлектә әзерләнгән.
Сирәк очрый торган китапта исемнәре РФ Хөкүмәте карары белән төрле географик объектлар: таулар, утраулар, бухталар, муентыклар һ.б.лар аталган Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм бүгенге көн каһарманнары язылган.
Җыентыкка 38 легендар шәхеснең биографиясе кергән.
Каһарманнар арасында якташыбыз Лаеш районында туган Воронов Рустик Борисович та бар.