Минзәлә районында Клиентлар хезмәте мәгълүмат бирә.
Айлык компенсация түләве 1 нче төркем инвалидларны, шулай ук 80 яше тулган яки дәвалау учреждениесе билгеләгәнчә даими чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән кешеләрне тәрбияләүче эшләмәүче эшкә яраклы кешеләргә билгеләнә.
Компенсация түләүләрен рәсмиләштерү өчен яңа гадиләштерелгән кагыйдәләр:
1. 14 яше тулган затларга хәзер РПФна белем алу турында уку учреждениесеннән белешмәләр тапшыру, ата-ананың берсенең (уллыкка алучының, попечительнең) рөхсәте һәм опека һәм попечительлек органы рөхсәтен алу таләп ителми.
2. Караучы затларны эш булмау фактын раслаучы документлар, эшсезлек буенча пособие алмау турында мәшгульлек органнарыннан белешмәләр җыю кирәкми.