25 - 31 май көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнчыгыш районнарда урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (5 класс).
25 майда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен булуы көтелә, көчле җил - 15-20 м/с, урыны белән боз явуы ихтимал.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән аз гына яңгыр. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан - 6-11 м/с, урыны белән кискен - 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +14..+16˚. Көндез максималь һава температурасы +20..+22˚.