Яшьләр торак конкурсы - 2021: гаризалар кабул итү ачык!

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга конкурс уздырыла.

Яшьләр торак конкурсы ташламалы шартларда торак шартларын яхшырту буенча уникаль мөмкинлек буларак күрсәтте һәм Татарстан Республикасының  яшьләр сәясәте, яшьләргә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт һәм җәмәгать эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 18-35 яшьлек түбәндәге категориягә керүче яшьләрне чакыра.

3 майдан 31 августка кадәр  гариза бирү кампаниясе дәвам итәчәк. 

Конкурста катнашу, гаризалар тапшыру турында мәгълүматне "Татарстан Республикасы  Яшьләр торак конкурсы" рәсми төркемендә белергә була (https://vk.com/mol_ipoteka).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International