Апрельдә Татарстан күчемсез милек базарында яңа рекорд куелган

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Татарстан Росреестры мәгълүматләре буенча, агымдагы елның апрелендә күчемсез милекнең барлык төрләренә ихтыяҗ сизелерлек үсеш күрсәтте: мартка карата ул 40%ка якын тәшкил итте. Шул ук вакытта фатирларга ихтыяҗ 30%ка, шәхси торак йортларга - 38%ка, җир кишәрлекләренә 50%ка артты.

Тулаем алганда, 2020 ел белән чагыштырганда быел сатып алу активлыгы өч тапкырга артты. Әйтик, узган елның гыйнвар-апрель айларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан күчемсез милек белән 30 меңнән артык алыш-биреш теркәлгән, ә быел - 95 меңгә якын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International