Электрон сертификатны югалту һәм бозу мөмкин түгел, ул һәрчак ачык.
Инде хәбәр ителгәнчә, 11 ай элек, 2020 елның 15 апрелендә дәүләт ана капиталына сертификат алу процессын тулысынча автоматлаштырырга карар кылды. Дәүләт органнары белән үзара аралашуга басым ясалды.
Сертификатны рәсмиләштерүнең андый ысулы турында Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева сөйләде.
— Әниләргә эш күпкә гадиләште һәм җайланды. Аларга РПФ сертификатын алу өчен мөрәҗәгать итәсе юк (хәтта алданы язылып та). Сертификат алуга электрон гариза тапшырырга кирәкми. Ул хәзер проактив рәвештә (РПФна мөрәҗәгать итмичә һәм гаризасыз) һәм гариза тапшыручыга электрон рәвештә җибәрелә.